Социаль хезмәт алучы яшьләр кышлаучы кошларны өйрәнә

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәре “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль хезмәт алучы балалар 4 нче экология-биология үзәгенең даими кунаклары.

Күптән түгел алар  “Кошлар ашханәсе” шәһәр акциясе уңаеннан "Безнең як кошлары” дип исемләнгән кызыклы һәм мавыктыргыч чарада катнаштылар.

Чара барышында балалар һәм аларның әти-әниләре кошлар турында викторина сорауларына җавап бирде, “орнитолог” һөнәре белән танышты, канатлы дуслар өчен төрле җимлекләр күрделәр, тере почмакта яшәүчеләр белән аралаштылар. Моннан тыш, мастер-класста балалар үз куллары белән балчыктан кош формасындагы сыбызгылар ясадылар.

Чара кызыклы һәм файдалы узды. Балалар өйдә җимлекләр ясарга һәм кышлаучы кошларны ашатып торарга сүз бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International