Кукмара муниципаль районындагы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә 18 декабрьдә социаль педагог “Зилант балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе” тренерлары белән берлектә күңелле спорт ярышы оештырды.
Балалар зур теләк, җиңүгә омтылыш белән күңелле узган ярышларда үз көчләрен сынады.
Ярыш уен формасында узганга күрә, балалар зур кызыксыну белән катнашты. Мондый чаралар баларларда спортка карата мәхәббәт тәрбияли, уз сәламәтлегеңне ныгытырга өйрәтә.