Югары Ослан  интернат-йортында  янгын куркынычсызлыгы  буенча күнегүләр үткәрелде

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар  интернат-йортында бина территориясендә Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отряды һәм   Югары Ослан муниципаль районының надзор эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә интернат-йортта яшәүче һәм хезмәткәрләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча күнекмә әзерләнде һәм үткәрелде.

Күнекмәнең  төп максаты – бухгалтерия блогы ягыннан төтен табуны ачыклаганда интернат-йортта яшәүчеләрне һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләү, профессиональ янгын сүндерүчеләр белән үзара хезмәттәшлекне оештыру иде.

Мондый, уртак күнегүләр интернат-йортта даими рәвештә уза, бу исә янгын чыккан очракта персоналның беренчел гамәлләрен дөрес башкарырга ярдәм итәчәк, куркыныч хәл килеп чыккан вакытта интернат-йорт хезмәткәрләренең үз-үзләрен тоту күнекмәләрен беркетергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International