"Хыял" приютында тәрбияләнүчеләр Бөтенроссия акциясенә кушылды

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Яңа ел алдыннан "Бөтен ил балалары" балалар йортларын тәмамлаучылар ассоциациясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасы "Старость в радость" хәйрия фонды ярдәме белән "Йөрәкләрне җылытып" хәйрия акциясе оештыра.

Акция кысаларында Аксубай районының "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр үз куллары белән Яңа ел открыткалары ясады. Федоровское картлар һәм инвалидлар интернат-йортында балалар концерт программасын күрсәтте. Өлкән яшьтәге кешеләрне бәйрәм белән котладыл һәм аларга открыткалар тапшырдылар. Өлкәннәргә приютта тәрбияләнүчеләрнең игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре күңелле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International