Казанда ата-аналар белән төркемле дәрес

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

"Актив әти-әни мәктәбе" социаль проектын гамәлгә ашыру уңаеннан Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган балигъ булмаган балалы гаиләләрнең әти-әниләре өчен "Мин һәм минем балам-үзара аңлашу эзләү" төркемле шөгылен уздырды.

Максат: гаилә мөнәсәбәтләренә караган сораулар буенча әти-әниләрнең психолог-педагогик компетентлыгын арттыру, үз-үзләрен  тискәре тоту стилен һәм формаларын коррекцияләү, үзләренә ышаныч арттыру.

Шөгыль барышында әти-әниләр бала белән мөнәсәбәтләр төзүгә юнәлдерелгән "Карандашлар", "Фразаны дәвам ит: минем гаиләдә куаныч зонасы, ул-...", "Әти-әниләр кояшы нурында", "Монда һәм хәзер "принцибы" тренинг күнегүләре уздырылды.

"Баланы шартларсыз кабул итү" презентациясе белән танышып, психолог җитәкчелегендә, катнашучылар шәхси биремнәр башкардылар, аннан соң гаиләдә үзара аңлашу өчен мөһим сыйфатлар турында төркемнәрдә фикер алыштылар. Шөгыль әти-әниләргә килеп туган хәлләрне "сөйләп бирергә", гаиләдәге  ышанычлы мөнәсәбәтләрне җимермичә, алардан чыгу ысулларын табарга мөмкинлек бирде.

Шөгыль ахырында барлык катнашучыларны бүләк - визажист белән очрашу көтә иде. Бизәнү турында киңәшләр алырга, үзләрен ышанычлы хис итәргә мөмкинлек бирде.

Барысы да бик гади-үз-үзенә ышанычлы әни үз көчләренә ышанган бала үстерәчәк. Арыган, үзенә ышанычы булмаган әни өчен бу - авыр мәсьәлә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International