Яңа ел - иң тылсымлы һәм көтеп алынган бәйрәм, бигрәк тә балалар өчен. Лаеш муниципаль районының "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлегендә Яңа елга әзерлек бәйрәмгә кадәр бик күп алдан башланды.
Шушы көннәрдә балалар янына кунакка Кыш Бабай һәм Кар Кызы, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре һәм В.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының "Чын йөрәктән" волонтерлар оешмасы килде. "Мәрхәмәтле тылсымчы бул-2019" хәйрия акциясе кысаларында алар балаларга бер капчык бүләкләр алып килде.
Чара барышында волонтерлар 36 гаиләдә булдылар, аларда 73 бала яши.