Минзәлә интернат-йортында аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен яңа ел бәйрәме узды

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

24 нче декабрь көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында аз тәэмин ителгән социаль хезмәтләр алучылар өчен чыршы янында чара үткәрелде.

Медицина хезмәткәрләре спорт уеннары үткәрде, интернат-йорттагыларга бию хәрәкәтләрен Яңа ел музыкасы астында башкарырга булыштылар. Шулай ук интернат-йортта яшәүчеләр кыш турында җырлар җырлады, табышмаклар чиште.

Күңелле бәйрәм аз мобильле гражданнарга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International