Татарстанда хезмәт хакы буенча бурычларны каплау эше дәвам итә

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.

Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Түбәндәге предприятиеләрдә хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде:

- "Транспорт идарәсе № 1" ҖЧҖ (Казан шәһ.) 7 хезмәткәре алдында гомуми суммасы 478,0 мең сум әҗәтен каплады;

- "Исток" ҖЧҖ (Биектау районы) 30 хезмәткәре адында гомуми суммасы 1 195,0 мең сум бурычын түләде.

Шулай ук "Теньковская" агрофирма" ҖЧҖендә (Кама Тамагы районы) хезмәт хакы буенча бурыч өлешчә кайтарылды. Предприятие 198 хезмәткәргә 2 000,0 мең сум түләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International