18 декабрьдә автоном коммерцияле булмаган "Квалификация үстерү буенча төбәк агентлыгы" оешмасының Яшел Үзән филиалында "Компьютер дизайны" программасы буенча курслар тәмамланды.
Уку белән беррәттән уңышлы квалификация имтиханын бирүне эшсез 11 кеше һәм балага 3 яшь тулганчы декрет ялында булган бер хатын-кыз узды.
Ике ай эчендә эшсез гражданнар иң кулланыла торган программалар: Corel Draw, Adobe Photoshop, Page Maker эш күнекмәләренә өйрәнделәр.
Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә "Электр һәм газ эретеп ябыштыручы" һөнәре буенча дакурслар тәмамланды.
Уку белән беррәттән уңышлы квалификация имтиханын бирүне эшсез 7 кеше узды. Уку дәверендә барлык тыңлаучылар да яңа технологияләр һәм эретеп ябыштыру җитештерүе өлкәсендәге заманча ысулларны үзләштерделәр, металларның физик һәм химик үзлекләрен аерырга, электрод маркаларында ориентлашырга өйрәнделәр.