Яңа ел алды көннәрендә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләр белән бергә "Кыш Бабай остаханәсендә" традицион чыршы уенчыклары ясады.
"Балалар белән бергә уйланылган һәм иҗат ителгән бәйрәм аеруча күңелле булачак, - дип саный "Балкыш" приюты тәрбиячесе Ираида Мадиярова. - Яңа ел могҗизалары җитди чыгымнар таләп итми, әгәр иҗади якын килеп һәм фантазия белән, үз осталыгыңны куллана белсәң, шул чакта бәйрәм гомер буена хәтердә калачак".