Яр Чаллыда "Россия эше" пилот кадрлар үзәге ачылды

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Бүген Яр Чаллыда "Россия эше" пилот кадрлар үзәген ачу тантанасы булды. Чарада Хезмәт һәм мәшгульлек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Денис Васильев, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, министр урынбасары Клара Таҗетдинова, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм үзәк директоры Татьяна Быданова катнашты.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, мәшгульлек үзәге ребрендингы "Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" милли проекты кысаларында үткәрелә, ул илнең 16 төбәгендә мәшгульлек үзәкләрен модернизацияләү чараларын күздә тота. Татарстанда Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге сынау рәвешендә сайланды.

Кадрлар үзәге эше заманча, клиентка юнәлгән, актив форматта бер тәрәзә системасы буенча төзелә, эш эзләүчеләр, эш тәкъдим итүчеләр һәм үзәк белгечләре арасында дистанцион хезмәттәшлек проценты артачак.

Хезмәт күрсәтү принцибы да үзгәрәчәк - хезмәт күрсәтүдән башлап эш эзләүчеләрнең тормыш хәлләрен, эш бирүчеләрнең бизнес-хәлләрен хәл итүгә кадәр. Моның өчен кейслар эшләнә, алар инде актив рәвештә апробацияләнә һәм кадрлар үзәгендә кертелә. Хәзер эш белән тәэмин итү хезмәтенә мөрәҗәгать итеп, эш эзләүче һәм эш бирүче комплекслы хезмәтләр җыелмасын ала алачак.

"Модель үзәкләре - илкүләм проектның беренче этабы, һәм сез бу процессның башында торасыз. Бу чыннан да бик мөһим, моның Татарстанда, нәкъ менә Чаллыда булуына бик шатмын. Кадрлар үзәге иң төп процессларга кушылачак һәм кадрлар үзгәреше системасын булдырачак, бу кешеләр үз квалификацияләрен күтәрә, үз-үзләрен тормышка ашыра һәм тормыш дәрәҗәләрен арттыра алсын өчен кирәк", - дип билгеләде шәһәр мэры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International