Буада инвалид бала тәрбияләүче гаиләләрне бәйрәм белән котладылар

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Буа муниципаль районында «Тылсым шакый ишеккә " дигән акция старт алды. Әлеге чарада "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре район мәдәният йорты белән берлектә катнашты.

Акция кысаларында оештыручылар Кыш Бабай һәм Кар Кызы образында мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә барды. Аларны якынлашып килүче 2020 нче ел белән котладылар. Кыш Бабай һәм Кар Кызы һәр балага бүләк тапшырды, ә балалар үзләренең шигырьләре, җырлары һәм биюләре белән сөендерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International