Югары Ослан районында Яңа ел алдыннан хәйрия чарасы уздырдылар

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Югары Ослан муниципаль районының “Өмет утравы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, мәгариф бүлеге, “Бәхет территориясе” иҗади киңлек коллективы белән берлектә, шулай ук битараф булмаган кешеләр ярдәмендә, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен хәйрия чыршысы оештырдылар.

Яңа ел алдыннан балалар онытылмаслык бәйрәм мохитендә булды, кызыклы конкурсларда катнаштылар, үз талантларын күрсәттеләр. Әкият персонажлары балалар өчен күңелле уеннар оештырды, әйлән-бәйлән уйнадылар, җырладылар, биеделәр, ә балалар шигырьләр сөйләде. Кыш Бабай белән Кар Кызы балаларга күтәренке кәеф, күңелле конкурслар бүләк итеп кенә калмады, ә район үзәгендә яшәүче Антонина Севастьянова инициативасы белән җыйналган тәмле бүләкләр дә өләштеләр.

- Уртак тырышлык белән без шушындый искиткеч чара оештыра алдык, безнең балалар тормышында могҗизалар булырга тиеш, аларны тормышка ашыруда катнашкан һәркемгә рәхмәт, - ди гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе мөдире Эльвира Сафиуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International