Социаль хезмәткәрләр Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерә

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Яңа ел бәйрәме якынлаша. Күпләр өчен бу фейерверклар,  гирляндалар чоры. Бәйрәм кәефе, бәйрәм атрибутлары барыбер дә потенциаль куркыныч тудыра, чөнки аларны дөрес кулланмаганда төрле җәрәхәтләр алырга яки янгын корбаны булырга мөмкин. Бу хакта социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга республиканың социаль хезмәткәрләре искәртә.

Өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидларның көндәлек тормыш куркынычсызлыгы дәрәҗәсен күтәрү максатында төзелгән "Олы яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өчен куркынычсызлык мәктәбе"  технологиясе кысаларында Югары Осланның  "Өмет утравы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучылар белән Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә әзерлек һәм бәйрәм итү чорында уяулыкны арттыру һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү турында мәгълүмати-аңлату эшләре алып баралар.  Социаль хезмәткәрләр үз карамагындагыларга ашыгыч оператив хезмәтләрне чакыру телефон номерларын искә төшерделәр.

Әңгәмә ахырында "Янгын куркынычсызлыгы чаралары", "Мошенниклардан сак булыгыз" дигән листовкалар таратылды.

24 нче декабрь көнне Зәйнең "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәткәрләр белән Яңа ел бәйрәмнәре уздырылган урыннарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәү буенча инструктаж үткәрелде.

Яңа ел чаралары вакытында янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы һәм янгын вакытында эвакуацияләгән хезмәткәрләргә аларның бурычлары турында искәрттеләр. Шулай ук практикада янгын сүндергеч белән эш итү кагыйдәләре һәм янгын чыккан очракта эш итү тәртибе эшләнелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International