"Наз" балалары энергетиклар эше белән танышты

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

25 нче декабрь Энергетиклар көне уңаеннан Әгерҗенең “Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль “Наз” приютында тәрбияләнүчеләр  хезмәт инструкторы  Егоров Александр җитәкчелегендә  Әгерҗе районы электр челтәре хезмәткәрләрендә кунакта булды.

Балалар энергетикларның  төрле планнар нигезендә тикшерү эшләре алып барулары һәм кызыклы мәгълүматлар белде. Алар халыкны һәм җирлекләрне электр белән тәэмин итүчеләр. Өлкән белгеч Андрей Шестаков балаларга электр челтәре хезмәткәрләренең баганага үрмәләп  менү өчен махсус аякка киелә торган җайланмасы белән таныштырды. Балалар әле тагын, электр чыбыклары өчен утыртыла торган баганаларга чокыр казучы бур-кранны да үз күзләре белән күрде.  Балалар бу һөнәрнең дә бик җаваплы икәненә төшенде. Сәяхәттә приютта тәрбияләнүче 8 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International