Яңа ел алдыннан Алабуга интернат-йортында мастер-классы узды

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Алабуганың картлар һәм инвалидлар  интернат-йортында уенчыклар ясау буенча "Тылсымчылар мәктәбе" дигән мастер-класс узды. Чарада балалар йортында тәрбияләнүчеләр дә катнашты.

Хезмәт буенча инструктор Светлана Исмәгыйлева һәм "Алтын яшь" волонтерлар отряды активистлары балаларны оригами техникасы белән кәгазьдән күләмле кар бөртекләре ясарга өйрәтте.

Бу көнне бүләксез дә булмады. Өлкән яшьтәге кешеләр балаларга үз куллары белән бәйләгән оекбашлар һәм бияләйләр бүләк итте, ә балалар бүләккә келәм алып килделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International