"Ышаныч"та профилактик дәрес

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Яшүсмерләр арасында девиант күренешне кисәтү максатыннан Яр Чаллы шәһәре “Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре даими рәвештә шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләрендә балигъ булмаган балалар һәм аларның ата-аналары белән күчмә дәресләр уздыра.

Шулай итеп, 23 нче декабрьдә Яр Чаллы “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы 12 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Яшүсмер һәм закон” дигән темага чираттагы лекция уздырды.

Очрашу барышында психолог яшүсмерләрдә девиант тәртип, яшьләр арасында төрле субкультураларның килеп чыгу сәбәбе, аларның яшүсмер психик сәламәтлегенә нинди йогынты ясавы һәм символикалары буенча ничек итеп танып булуы турында сөйләде. 

Барлыгы чарада 186 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International