Эльмира Зарипова Мамадыш районында булды

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

28 гыйнварда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры эш визиты белән Мамадыш муниципаль районында булды.

Эльмира Зарипованың эшлекле очрашуы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортын һәм балалар һәм яшүсмерләр өчен «Өмет» социаль приютын караудан башланды. Ведомство башлыгы социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның яшәү шартлары, туклану һәм социаль хезмәт күрсәтү сыйфаты белән кызыксынды.

Коллегалар белән киңәшмә барышында министр тармакның 2019 елда эшенә йомгак ясады, учреждениеләрнең өстенлекле бурычларын һәм алдагы эш планнарын билгеләде.

Шулай ук эшлекле сәфәр кысаларында Эльмира Зарипова видео-конференц-элемтә режимында гражданнарны кабул итте. Район хакимияте бинасында ведомство башлыгы Лаеш районында яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International