Хисап атнасында татарстанлыларга 4 меңнән артык вакантлы эш урыны тәкъдим ителде

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

2020 елның 29 гыйнварына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 11 097 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 533 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,55 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 40 056 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 4 206 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,28 кеше тәшкил итә.

Хисап атнасында 1 059 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 1 027 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 138 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International