Зәйдә патриотик юнәлешле чара узды

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Ватан тарихының истәлекле даталарын бәйрәм итү кысаларында 28 гыйнвар көнне Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, Яшьләр эшләре идарәсе вәкилләре белән берлектә, «Ленинградны коткару!» дип аталган чара уздырды. Әлеге чара «Ялкын» балалар патриотик клубы базасында узды.

Чара клуб музее белән танышудан башланды. Анда балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, бабаларыбызның, Ленинград халкының батырлыгы һәм түземлелеге турында мәгълүмат белделәр. Балалар зур кызыксыну белән «Гвардия» эзтабарлар клубы җитәкчесе Виктор Никифоровны тыңладылар, экспонатларны карап, сораулар бирделәр.

Очрашу ахырында «Ялкын» балалар патриотик клубы җитәкчесе Ринат Хөснетдинов клуб буенча экскурсия оештырды. Яшьләр белән эшләү буенча белгечләр балалар өчен мастер-класс үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International