Түбән Камада мөмкинлекләре чикле балалар өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара үтте

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Түбән Кама мәшгульлек үзәгендә «Сила в детях» мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итү хәйрия фонды хезмәтләре алучы балалар өчен «Сәламәтлек һәм һөнәр сайлау» дигән мәгълүмати чара уздырылды.

Чарада сигез кеше катнашты. Аларга шәһәр һәм республиканың хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләр, һөнәри билгеләнеш һәм һөнәри юнәлеш бирү турында сөйләделәр.

Дәрестә катнашкан һәр кеше «Һөнәр сайлау стратегиясе», «Түбән Камада карьера маршрутлары» брошюралары, шулай ук кирәкле һөнәрләр буенча навигатор алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International