Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Балтач урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары, укытучы Лилия Җамалиева белән бергә, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә карамакта торучы тыл хезмәтчәне Бибинур Хәлилова белән очраштылар.
Бибинур апа сугыш еллары хатирәләре белән уртаклашты, ул елларында тимер юл станциясендә эшләве турында сөйләде. Балалар 92 яшьлек әбинең сөйләгәнен игътибар белән тыңладылар.
Бу очрашу балалар күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды. Авыр вакыйгаларның шаһиты хикәясе тыл хезмәтчәннәренең Бөек Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керткәнен күзалларга ярдәм итте.