Тәтеш укучылары блокадалы Ленинградта яшәгән кеше белән очраштылар

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

27 гыйнвар көнне Тәтеш муниципаль районында Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүгә 76 ел тулуга багышланган митинг узды.

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре белән берлектә әлеге чарага өйдә социаль хезмәтләр алучы, блокадалы Ленинградта яшәгән Зинаида Харитоновна Бибина да килде. Ул катнашучылар алдында чыгыш ясады һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салды.

Шул ук көнне Зинаида Харитоновна шәһәр мәктәпләре укучылары белән очрашты һәм аларга блокададагы авыр тормыш, Ленинград халкының югалтулары һәм ныклыгы турында сөйләде. Аны «Тәтеш балкышы» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең шәфкать туташы озатып йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International