Тәтеш интернат-йортындагылар өчен янгын куркынычсызлыгы буенча дәрес үткәрделәр

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Узган атнада Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» программасы кысаларында «Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы» дигән темага дәрес үткәрелде.

Очрашуга Олы Шәмәк авылының аерым янгын саклау посты хезмәткәрләре чакырылган иде. Пост башлыгы Вадим Васин тарафыннан Татарстан Республикасында янгын сакчылыгының барлыкка килүе турында фильм күрсәтелде. Ул ТАССРның 100 еллыгына әзерләнгән.

Социаль эш буенча белгеч Наталья Самаркина викторина үткәрде. Чарада 14 социаль хезмәт алучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International