«Ышаныч» үзәге яшүсмерләре булачак һөнәр турында уйлана

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Һөнәрләр турында күзаллау формалаштыру һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру максатыннан Яшел Үзәннең «Ышаныч» балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар өчен «Кем булырга?» дип аталган дәрес уздырылды.

Мәшгульлек үзәге белгече яшүсмерләр белән һөнәрләр дөньясы турында әңгәмә үткәрде, «хезмәт базары» төшенчәсе белән таныштырды.

Балалар дәрестә алган белемнәрен һөнәрләргә багышланган «Кем бу?» уенында ныгыттылар. Тугызынчы сыйныф укучылары һөнәри юнәлеш тесты узды, шәхси рекомендацияләр һәм сайлаган һөнәрләр буенча профессиограммалар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International