Бүген министр Эльмира Зарипова Яшел Үзән муниципаль районында социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә булды.
Яшел Үзән психоневрология интернатында ведомство башлыгы менталь тайпылышлары булган инвалидларны озатып бару буенча пилот проектын гамәлгә кертү буенча «юл картасын» гамәлгә ашыруның барышы белән танышты. Э.Ә. Зарипова учреждение базасында оештырылган фатирда булды. Анда инде капиталь ремонт ясалган, ирекле оешмалар ярдәме белән мебель һәм көнкүреш техникасы сатып алынган. Якын арада проектта катнашучыларны фатирга күчерү планлаштырыла.
Шулай ук министр социаль-тернәкләндерү бүлегендә булды.
Эльмира Зарипова «Инвалидларны белем бирү программаларына кертү» дигән тагын бер пилот проектында катнашучы социаль хезмәт алучылар белән дә очрашты. Ул балаларга укуларында уңышлар теләде, ә психоневрология интернаты белгечләренә проектларны тормышка ашыру буенча алга таба эшләү өчен кыйммәтле күрсәтмәләр бирде.
Моннан тыш, эш сәфәре кысаларында Эльмира Зарипова «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында һәм «Идел» инвалидларны социаль тернәкләндерү республика үзәгендә булды. Министр социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның яшәү шартлары, туклану һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты белән кызыксынды.