«Җаваплы ата-ана булу» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова лекция үткәрде.
Әлеге технология гаиләне педагогик озата баруга, ата-аналарның рухи-әхлакый культурасын формалаштыруга, гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга юнәлдерелгән. Технология барышында шәхси педагогик диагностика, балалар һәм олылар өчен консультация, төркемле педагогик дәресләр, лекцияләр, тренинглар, ата-аналар университетлары, мәдәни-массакүләм чаралар кулланыла.
«Җаваплы ата-ана булу» технологиясен гамәлгә ашыру гаилә институтын ныгытуга, социаль имин гаилә абруен күтәрүгә ярдәм итә.