Экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Суниева дәрес үткәрде. Толерантлык формалаштыру һәм милләтара ызгыш һәм түземсезлек профилактикасы максатыннан оештырылган чарада 18 балигъ булмаган бала катнашты.
Дәрес «экстремизм» һәм «терроризм» төшенчәләре турында фикер алышудан башланды. Аннары белгеч балаларга Андрей Петровчикның « Безне шартлатырга тиешле кыз» дигән хикәясен тыңларга тәкъдим итте. Әсәр турында фикер алышканнан соң, белгеч үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә тукталды.