Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәт коллективының эшлекле киңәшмәсе узды.
Учреждение директоры Елена Әхмәтҗанова «Демография» милли проектының төбәк программаларын сыйфатлы итеп гамәлгә ашырырга кирәклеген билгеләп үтте.
Директор урынбасары Наталья Газимҗанова профсоюз комитеты эше турындагы докладында оешма хезмәткәрләренең социаль-икътисади мәнфәгатьләрен һәм профсоюз әгъзаларының социаль мәнфәгатьләрен яклау чараларына тукталды.