Балаларга юлларда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен кече яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Шушы максат белән Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен ЮХИДИгә экскурсия оештырылды.
Балалар ЮХИДИ хезмәткәрләре белән сөйләштеләр, оешманың эше белән таныштылар. Инспекторлар балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеге турында тагын бер кат искәрттеләр.
«Караңгыда сизгер бул!» акциясе кысаларында балаларга яктылык кайтаргыч бәйләвечләр тапшырылды.
Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый экскурсияләр балаларда җаваплылыкны арттыра, үз-үзеңә ышаныч тәрбияләүдә мөһим роль уйный, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәүгә аңлы караш формалаштыра.