7 нче февраль көнне Балык Бистәсе районының Күки авылында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашында гражданнар җыены узды.
2020 ел башыннан Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкны социаль хезмәт курсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре 18 яшькә кадәрге биш һәм аннан күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләргә айлык социаль пособиене билгеләү мөмкинлеге турында хәбәр итү буенча актив эш алып баралар.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шахмат һәм шашка буенча турнир узды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган ярышларда интернат-йортта яшәүчеләр һәм Алабуга шәһәре Эчке эшләр министрлыгы ветераннары катнашты.
Тукай районы «Шәфкать» үзәге белгечләре Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында социаль куркыныч хәлдә булган Антоновлар гаиләсе белән шәхси дәресләр уздырдылар.
Балтачта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гайшә Шаһимәрдан кызы Хамбалова үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Буа районы «Ветеран белән ял көне» социаль проектына кушылды. Проект ветераннарга адреслы социаль һәм медицина ярдәме күрсәтү аша яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән.
Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә җыелыш узды, аның барышында оешманың 2019 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм бурычлар билгеләделәр.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче Светлана Пантелеева фетрдан чәчәк ясау буенча мастер-класс үткәрде. Анда «Яхшы хуҗабикә» клубыннан социаль хезмәт алучылар катнашты.
Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Юл йөрү кагыйдәләре» дигән ачык дәрес узды.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гөлнара Салихҗанова «Без Җиңүне якынайтучыларга рәхмәт белдерәбез» дигән чара үткәрде.