Алабуга интернат-йорты карамагындагылар Эчке эшләр министрлыгы ветераннары белән шахмат-шашка турнирында көч сынашты

2020 елның 7 феврале, җомга

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шахмат һәм шашка буенча турнир узды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган ярышларда интернат-йортта яшәүчеләр һәм Алабуга шәһәре Эчке эшләр министрлыгы ветераннары катнашты.

Интернат-йортта яшәүчеләр буш вакытларын популяр өстәл уеннары артында үткәрергә яраталар, осталыкта ярышалар. Шуңа да алар ярышларда бик теләп катнаштылар.

Турнир ахырында алга таба да шундый уртак чаралар үткәрү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International