Буа комплекслы үзәге «Ветеран белән ял көне» социаль проектына кушылды

2020 елның 7 феврале, җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Буа районы «Ветеран белән ял көне» социаль проектына кушылды. Проект ветераннарга адреслы социаль һәм медицина ярдәме күрсәтү аша яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән.

Кичә Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Милосердие» отряды волонтерлары белән Буада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Дмитриевич Панцыревка барды. Волонтерлар ветеранның ишегалдында җыелган карны чистарттылар, йортка һәм сарайга кадәр сукмак салдылар. Михаил Дмитриевич балаларга игътибар һәм кайгыртучанлык өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International