Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гөлнара Салихҗанова «Без Җиңүне якынайтучыларга рәхмәт белдерәбез» дигән чара үткәрде.
Үзәктәге балалар сугышларда көрәшкән, тылда эшләгән каһарманнар турында презентация карадылар. Чара ахырында аларга балалар күзлегеннән Җиңү көнен ясарга тәкъдим иттеләр.
Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, мондый чаралар ватанпәрвәрлек, Ватанны саклаучыларга хөрмәт тәрбияли.