«Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр

2020 елның 7 феврале, җомга

Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Юл йөрү кагыйдәләре» дигән ачык дәрес узды.

ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашкан әлеге чара юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча эш кысаларында үткәрелде. Инспекторлар балаларга юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен искә төшерделәр. Дәрестә шулай ук «Автошәһәрчек» –светофорлар һәм юл билгеләрен имитацияләүче комплекс файдаланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International