Тукай районы «Шәфкать» үзәге белгечләре Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында социаль куркыныч хәлдә булган Антоновлар гаиләсе белән шәхси дәресләр уздырдылар.
Тренингның бурычлары балалар һәм олылар арасында ышанычлы һәм җылы мөнәсәбәтләр формалаштыру, шулай ук кризис чорында гаилә кыйммәтләрен һәм мөнәсәбәтләрен, гаиләдә уңайлы микроклиматны саклауга юнәлдерелгән социаль-психологик ярдәм күрсәтү иде.
Чара барышында социаль педагог төрле уеннар, ә психолог ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне коррекцияләү һәм аутотренинг үткәрде.