2020 ел башыннан Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкны социаль хезмәт курсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре 18 яшькә кадәрге биш һәм аннан күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләргә айлык социаль пособиене билгеләү мөмкинлеге турында хәбәр итү буенча актив эш алып баралар.
Искә төшерәбез, пособие алу өчен яшәү урыны буенча социаль яклау бүлегенең территориаль органына социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.