Балтачта өлкән яшьтәге әбине котладылар

2020 елның 7 феврале, җомга

Балтачта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гайшә Шаһимәрдан кызы Хамбалова үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды.

Аны район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закирова, «Росгосстрах» иминият компаниясе җитәкчесе Айрат Шиһапов, Ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, Хатын-кызлар советы рәисе Фирая Хәкимҗанова, «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Зөлфирә Камалова һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре котлады.

Юбилярга Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты, район башлыгы исеменнән рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International