Спас интернат-йортында яшәүчеләр яңа иҗади юнәлешләр өйрәнәләр

2020 елның 7 феврале, җомга

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче Светлана Пантелеева фетрдан чәчәк ясау буенча мастер-класс үткәрде. Анда «Яхшы хуҗабикә» клубыннан социаль хезмәт алучылар катнашты.

Өлкән яшьтәге хуҗабикәләрне башта гадәти булмаган мастер-класс барышы белән таныштырдылар, эмоциональ киеренкелекне бетерү өчен дәреснең әкият терапиясе элементларын кулланып үткәреләчәген аңлаттылар. Аннары Светлана Анатольевна дәресләрдә кулланылачак материаллар һәм инвентарьлар турында сөйләде. Кайчы һәм энәләр кулланганда куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрү эшнең мөһим аспекты булды. Барлык танышу процедураларыннан соң гына катнашучылар практик эшкә кереште.

Чара ахырында тәрбияче нәтиҗәләр ясады һәм хуҗабикәләрнең фикерләрен тыңлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International