Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының «Алтын яшь» отряды активистлары «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә узган тематик чарада катнаштылар. Чарада шулай ук Эчке эшләр министрлыгы ветераннары, үзәкнең яшь реабилитантлары һәм «Игелек планетасы»нда тәрбияләнүчеләр катнашты.
Эчке эшләр министрлыгының Ветераннар советы вәкилләре Бөек Ватан сугышы елларында хокук саклау органнары хезмәткәрләренең батырлыклары, сугыштан соңгы еллар, сугыш чоры балалары турында сөйләделәр, чыгышларын музыкаль программа белән бизәделәр.
Интернат-йортта яшәүче Любовь Малкова К. Симоновның «Көт мине» шигырен укыды, ә «Игелек планетасы»нда тәрбияләнүчеләр җыр бүләк булды.
Социаль эш буенча белгеч Александр Окунев сөйләвенчә, очрашу бик җылы һәм күңелле узды.