Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Янгын сүндерүче булмасаң да, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен син белергә тиеш» дигән чара уздырдылар.
Балаларның янгын куркынычсызлыгы буенча белемнәрен ныгытуга юнәлдерелгән әлеге чара уен-викторина формасында узды. Башта балалар утның кеше өчен әһәмияте турында фикер алыштылар, аннары, ике командага бүленеп, сорауларга җавап бирделәр һәм тематик табышмаклар чиштеләр.
Чара ахырында балалар дәрес темасы буенча мультфильмнар карадылар.