Шушы көннәрдә Әлмәттә «Бәхетле сәгать» клубының чираттагы очрашуы узды. Мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләр белән очрашуга Республика матди ярдәм үзәгенең 8 нче бүлекчәсе мөдире Луиза Миңнегулова һәм «Кайгырту» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Екатерина Чикирова килде.
Министрлык карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре хатын-кызларга 2020 елда социаль ярдәм чаралары күрсәтү, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге яңалыклар турында сөйләделәр. Клубта катнашучылар үзләрен борчыган сораулар буенча фикер алыштылар һәм аларга җаваплар алдылар.