Минзәлә үзәге карамагындагы балалар үз хисләрен белдерергә өйрәнәләр

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез карашны һәм көч куллануны кисәтү буенча «Балачак дөньясы» программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Марина Гатина «Эмпатия иле» дигән дәрес уздырды.

Чараның максаты – социаль хезмәт алучыларга «эмпатия» төшенчәсен аңлату, хис-кичерешләрне аңларга өйрәтү. Яшүсмерләр төрле күнегүләр башкардылар, шулай ук «Гномс гаиләсе» уенында бик теләп катнаштылар.

Дәрес ахырында психолог катнашучыларга «Эмпатия» дигән буклетлар таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International