Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан тәрбияче Л.Н. Ефимова җитәкчелегендә Әгерҗенең «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Кызыл Борда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары турында тикшеренү эшен башлап җибәрделәр.
Кичә приютта «Россия горурлыгы – безнең якташлар!» дигән дәрес үтте. Аның барышында 11 тәрбияләнүче сугыш көнкүрешенең үзенчәлекләре, җирле халыкның сугышка мөнәсәбәте һәм, әлбәттә инде, Җиңү турында игълан ителгән истәлекле көннәр турында белделәр.
«Туган як тарихын өйрәнү – яшь буында актив гражданлык позициясе, Ватан тарихының героик битләренә хөрмәт формалаштыруда ярдәм итә», – дип билгеләп үтә Л.Н. Ефимова.