Әгерҗенең «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында эш визиты белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов булып китте.
Ул балаларның яшәү шартлары һәм тәрбия-реабилитация эше юнәлешләре белән танышты. Кунак балигъ булмаганнарның хезмәт реабилитациясенә, аларның хезмәт күнекмәләрен үстерүгә, хезмәткә карата кызыксыну уятуга һәм хәзерге җәмгыятьтә яшәү өчен кирәкле күнекмәләрне формалаштыруга аерым игътибар юнәлтте.