Шушы көннәрдә Әлмәт районы социаль яклау идарәсендә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алимент түләттерү мәсьәләләре буенча чираттагы бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде.
Чарада адвокат Регина Гафиятуллина, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең эшкә урнаштыру бүлеге башлыгы Фәридә Кадыйрова, башкарма комитетның «Опека» идарәсе белгече Хәмидә Сәлиева, «Опека» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Екатерина Чикирова катнашты.
Балигъ булмаган балалар тәрбияләүче, элеккеге ирләре алимент түләмәгән ике хатын-кыз хокукый ярдәм алды. Аларга консультация күрсәтелде, әлеге хәлдән чыгу юллары тәкъдим ителде.