ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2020 ел
җомга

Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Буа ветеринария техникумының «Игелек – милосердие» отряды волонтерлары белән берлектә сугыш хәрәкәтләре ветераны, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Рафаэль Зиатдин улы Низамов янына бардылар.

Кичә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Сәламәт тәндә – сәламәт рух» клубында грипп һәм ОРВИ профилактикасына багышланган чираттагы дәрес узды.

Стресска каршы тору, яшүсмерләрнең психик сәламәтлеген саклау һәм ныгыту программасы кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Светлана Соловьева «Безнең хисләр»дигән төркемле дәрес үткәрде.


13
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Бөгелмә шәһәренең мәшгульлек үзәгендә 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче чаралар үткәрү планлаштырыла.

11 февраль көнне Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә өч эш бирүче катнашында түгәрәк өстәл утырышы узды. Аларга инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен 2020 елга квота билгеләнгән.

Кичә, 12 февраль көнне, Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Совет районы буенча филиалында вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырылды. Чарага 252 кеше килде.

12 нче февраль көнне Яшел Үзән мәшгульлек үзәгенең мобиль офисы Зур Ключи авылы Башкарма комитетына барып кайтты.

12 нче февраль көнне Казан шәһәре Вахитов районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде, анда Вахитов районының 5 предприятиесе һәм оешмасы катнашты: «Метроэлектротранс» МУП, «КОМФОРТЕЛ» АҖ, ТР буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, «Трест Горводзеленхоз» МУП һәм «Водоканал» МУП.

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Аш-су мәктәбе»ндә чираттагы дәрес узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International