Кичә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Сәламәт тәндә – сәламәт рух» клубында грипп һәм ОРВИ профилактикасына багышланган чираттагы дәрес узды.
Социаль эш буенча белгеч Наталья Самаркина җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар грипп турында белемнәрен киңәйттеләр һәм ныгыттылар, организмның йогышлы авыруларга каршы торучанлыгын арттыру өчен профилактик чараларны үтәү буенча белемнәре белән уртаклаштылар, салкын тиюгә каршы көрәштә халык чараларын искә төшерделәр. Шулай ук шәхси гигиенаны саклау һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару, гриппка каршы вакцинация үткәрү кирәклеге турында да сөйләштеләр.