Кичә, 12 февраль көнне, Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Совет районы буенча филиалында вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырылды. Чарага 252 кеше килде.
Эш эзләүчеләргә 6 оешма түбәндәге белгечлекләр буенча эш урыннары тәкъдим итте: ягулык җиһазлары автослесаре, автобус, автомобиль һәм трамвай йөртүчеләре, кибет директоры, диспетчер, цех башлыгы, кондуктор, насос җайланмалары машинисты, клиентлар белән эшләү менеджеры, слесарь-ремонтчы, кадрлар белгече, телефончы, товар белгече, токарь һ.б.
47 кеше эш бирүчеләр белән әңгәмәгә юллама алды.