Волонтерлар сугыш хәрәкәтләре ветеранын котладылар

2020 елның 14 феврале, җомга

Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Буа ветеринария техникумының «Игелек – милосердие» отряды волонтерлары белән берлектә сугыш хәрәкәтләре ветераны, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Рафаэль Зиатдин улы Низамов янына бардылар. Чара Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланган иде.

Волонтерлар сугыш хәрәкәтләре ветеранын булачак истәлекле дата белән котладылар, рәхмәт сүзләрен һәм изге теләкләрен җиткерделәр, чәчәкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International